Азнакай мөхтәсибәтенең http://aznislam.ru/ сайты оештырган “Авылым мәчете” фотоконкурсыда он-лайн тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 1 — 15 декабрь аралыгында узачак. Барлыгы Татарстанның 9 районыннан 12 конкурсант катнаша.
"Безнең максат иң матур фотоны ачыклау, ә мәчетләребез барысы да бик күркәм, иң мөхиме — аларда намаз укыла, барыбызның исәнлеге, илебезнең тынычлыгы өчен дога кылына. Бала туса да, никах укылса да, туганыбызны соңгы юлга озатсак та, мәчетләребезгә киләбез, гыйбадәт кылабыз. Шуны да истә тотыгыз: дөньяның кайсы гына почмагына барсак та мәчеткә кереп намаз укып, тынычланып, күңелләребезне сайландырып чыгарга мөмкин.Шулай итеп, әйдәгез тыныч кына, бер-беребез арасында дуслыкны саклап тавыш бирик. Бүләкләр һәр катнашучыга да булачак, иншә Аллаһ", - дип яза Азнакай мөхтәсибәте сайты.
Бер фото өчен бары тик бер тапкыр гына тавыш бирергә мөмкин!




