Чирмешән мөхтәсибәтендә район дин әһелләренең мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр һәм ата-аналар белән очрашуларын уздырырга ниятләгәннәр. Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов “Нәрсә ул әхлак?” дигән темага уннан артык авылда вәгазьләр сөйләячәк.
Лашман, Утыз-Имән, Иске Кадый, Туймәт, Иске Үтәмеш, Әмир, Беркәтә авылларында шундый чаралар зудырылды инде. “Авыл халкы белән очрашулар бик күркәм уза. Халык бик теләп җыела. Күп кенә авылларда шушындый вәгазьләрне балаларга да укуны сорыйлар. Бу чараларны оештырган район мәгариф бүлегенә һәм мәктәп җитәкчеләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез”, - дип хәбәр итәләр Чирмешән мөхтәсибәтеннән.






