Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов “Социаль бизнес” номинациясендә “Ел кешесе” премиясен алды. Ул ел саен «Деловой квартал» журналы тарафыннан үткәрелә.
Бүгенге көндә “Ярдәм” мәчете каршында берничә вакыф оешмасы эшләп килә һәм аларның кереме сукыр мөселманнар өчен укыту-реабилитация үзәгенә ярдәм итү өчен тотыла.




