2 декабрьдә Дагыстанда Төньяк Кавказ дини лидерларының II Конгрессы башланып китте. Чараның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Эшлекле сәфәр вакытында ул “Безнең Милли Телевидение” телеканалы редакциясендә булды. Камил хәзрәтне әлеге матбугат чарасының эшчәнлеге белән якыннан таныштырдылар, кыска гына экскурсия үктәрделәр.
Мөфти шулай ук телеканалның җитәкчесе Мөхәммәд Мөхәмәдов һәм “Ассалам” газеты редакторы Газиз Мичигишев белән дә очрашып киләчәктә хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.




