6 декабрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ТР Президенты катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Бөтендөнья форумының пленар утырышы булды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Пленар утырыш алдыннан делегатлар ТР агросәнәгать комплексының авыл хуҗалыгы продукциясе белән танышты. Шул ук көнне БТКның иҗтимагый оешма җитәкчеләре өчен дәүләт регистрациясен үтү һәм татар милли-мәдәни автономияләре эшчәнлегенең хокукый нигезләре темаларына махсус семинарлар оештырылды.
Искәртеп үтәбез, 4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Бөтендөнья форумы уза. Чарада Россия Федерациясенең 54 регионыннан, Татарстан Республикасыннан, 18 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнаша. Әлеге исемлектә: татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре, Казан шәһәре хакимияте, Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре, татар зыялылары, Россия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре.









