Әлеге чараны ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды оештырды. Динебезгә багышланган чарада 40ка якын бала катнашты.
Югары ослан районы мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин сабыйларга үзенең нәсихәтләрен җиткерде һәм уңышлар теләде. Шулай ук нәзарәтең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев динебез кыйммәтләре хакында вәгазь сөйләде.
Ислам нигезләрен өйрәтүгә һәм дәгъватлауга корылган чара балалар арасынңа җиңүчеләрне ачыклау һәм барлык катнашучыларга бүләкләр өләшү белән тәмамланды.




