Теләчедәге ятим инвалид балалар йортына ярдәм кирәк. Искәртеп үтәбез, 22 ноябрьдән ятимнәр йортына балалар урнаша башлады. Биредә тәрбияләнүче сабыйлар әти-әниләре тарафыннан ташланган. Араларында сукырлар, дауннар һәм ДЦП диагнозы куелган балалар бар.
Бүгенге көндә аларга шәхси гигиена әйберләре кирәк. Финанс ярдәм күрсәтергә теләгән һәр кеше 7715 номерына “Нур” сүзе белән СМС-хәбәр җибәрә ала.
Барлык кирәк-яракларны “Ярдәм” мәчетенә дә китерә аласыз.




