Лениногорск районының “Ихлас” мәчете территориясендә мөселман кардәшләребезне соңгы юлга динебез кушканча озату оештырылган урын - “Мәетханә” эшләп килә. Җеназа йоласын башкару өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган бина 4 октябрьдә Корбан бәйрәме көнне ачылган иде.
Шәһәр җитәкчесе Рәгать Хөсәенов район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәткә җирлектә яшәүчеләргә социаль ярдәме күрсәтүне оештырганы өчен рәхмәтен белдерде.






