9 декабрьдә «Туган авылым» ресторан-күңел ачу комплексында Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең эшче төркеменең утырышы булды. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ул үзенең чыгышында җәмгыятьттә рухи-әхлак һәм дини кыйммәтләрне тергезүдә бизнесның өлеше зур булуы турында әйтте. Оешманың даими әгъзалары санын арттыру ягында булуы турында сөйләде.
Марат Кабаев җитәкчелегендәге ассоциация аңа үсеш планын тәкъдим итте.Очрашуда бүгенге көндә үсеш кичергән хәләл-индустрия турында да сүз булды. Катнашучылар Татарстанның бу өлкәдә югары потенциалга ия булуына басым ясады һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Искәртеп үтәбез, күптән түгел Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршында 10 кешедән торган эшче төркем төзелде. Анда эшкуарлар һәм ислам бизнесы, финаслар белән шөгыльләнүче белгечләр керде.








