8 декабрьдә ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды һәм мөфтиятнең дәгъват бүлеге белгечләре Сарман районы имамнарына зәкят хакында сөйләделәр. Махсус лекция Россия ислам институтында үтте.
Дәгъват бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов һәм дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев зәкят хакында җентекләп аңлаттылар. Күп сандагы сорауларга җавап бирделәр. Сарман имамнары шушындый мәгълүматлы чара узрыганнары өчен аларга рәхмәтләрен белдерделәр.






