Бүген Кремльдә "Яңарыш" - "Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды" попечительләр советы утырышы үткәрелде.
Чараны Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев уздырды. Анда Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты. Шулай ук сөйләшүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.
Утырышта сүз Свияжск утрау-шәһәрчеге тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклау турында барды.




