Баулы районында 11 имамга шәһадәтнамәләр тапшырылды һәм балалар арасында викторина үткәрелде. Шәһадәтнамә тапшыру тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм хәзрәт чарада катнашучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.
Шулай ук бу көнне балалар арасында дини викторина уздырылды. Беренче урынны кызыл-Яр авылыннан Җәмилә Җамалетдинова алды.
Викторинада катнашкан барлык балаларга ТР МДНнең “Зәкят” фонды әзерләгән бүләкләре, күчтәнәчләре таратылды.




