Үткән ял көннәрендә Яңа Чишмә районы балалар нәзарәт тарафыннан уздырыла торган күчмә викторинада катнаштылар. Викторина Яңа Чишмә мәхәлләсе мәчетендә үткәрелде.
Балалар өчен махсус үткәрелә торган дини чара район мөхтәсибе Газизулла хәзрәт Зартдинов нәсихәте белән башланып китте.
Ярышта барлыгы 32 бала катнашты, шулай ук мәчеткә аларның ата-аналары җыелган иде. Чара бик күңелле узды һәм барча катнашучыларга ошады.
Викторина ахырында җиңүчеләр ачыкланды, балаларга ТР МДНнең “Зәкят” фонды әзерләгән күчтәнәчләр, бүләкләр таратылды.










