14 декабрьдә Арчада үткәрелгән ислам нигезләре буенча викторинада балалар иң күп балларны җыйдылар. Аларның динебез нигезләрен яхшы өйрәнүләре, белүләре бик тә сөендерде.
Дини викторина Яңа Кырлай авылында уздырылды. Чара район мөхтәсибе Раил хәзрәт вәгазе белән башланып китте. Ярышны “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре Илнур Нуриев алып барды.
Викторина ахырында барлык балаларга дини чарада катнашулары өчен рәхмәт әйтелде һәм ТР МДН “Зәкят” хәйрия фонды күчтәнәчләре өләшенде.




