Бу ялларда Чуашстанның Шыгырдан авылында XI “Шыгырдан укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул “Мәдәният елы” һәм Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәте 20 еллыгы уңаеннан уздырылды. Бу юлы җәмәгатьчелек авыл җирлегендә ислам мәдәнияте темасы буенча фикер алышты.
Конференциядә ТР МДНнең делегациясен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкләде. Делегациягә Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең президенты Марат Кабаев һәм Россия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров керде.
Конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән Рәфыйк Мөхәммәтшин сәләмләде. Ул авылда ислам мәдәниятен саклау һәм тергезү эшчәнлегенең, “Шыгырдан укулары” проектының әһәмияте турында сөйләде.
Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең президенты Марат Кабаев Шыгырдан авылы белән якыннан танышканнан соң, оешманың киләсе утырышын Шыгырданда уздырырга теләүе турында белдерде.
Чыгышлардан тыш, катнашучылар төрле тематик секцияләрдә эшләде.
Шуны билгеләп үтергә кирәк, “Шыгырдан укулары” чарасының авторитеты елдан-ел арта. Укулар кысаларында күренекле язучы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Фәтхи Борнаш исемендәге премияне тапшыру да күркәм традициягә әверелде.
Быел бу премия “Ел мәгърифәтчесе”, “Ел җәмәгать эшлеклесе”, “Ел спортчысы” һәм “Ел ватанпәрвәре” номинацияләрендә тапшырылды.
Укулар авыл мәдәният йортында татар эстрадасы җырчылары катнашындагы зур концерт белән тәмамланды.










