15 декабрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Жан-Морис Рипер җитәкчелегендәге Франция эшмәкәрләре делегациясе белән очрашты.
Очрашу башында Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Жан-Морис Рипер мөфтине кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. Мөселманнарның Франциядә халык саны буенча икенче урында торуын һәм шуңа күрә Татарстанның төрле конфессия вәкилләрә арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру тәҗрибәсен өйрәнү алар өчен мөһим булуы турында әйтте.
Камил хәзрәт Сәмигуллин бу өлкәдә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килүче проектлар белән таныштырды. Казан Епархиясе белән ике арада урнашкан хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре хакында да әйтте.
Очрашу ахырында ике як истәлекле бүләкләр биреште.








