“Антарктида-100” фәнни һәм мәдәни-тарихы чараларны берләштерүче проект.
“Антарктида-100” экспедициясендә катнашучылар Боз континентында бозлы суга кереп, 97 метр тирәнлеккә төштеләр. Моңа кадәр әле берәүнең дә бу кадәр тирәнлеккә чумганы юк иде. Экспедициядә катнашучылар үзенчәлекле мәгълүматлар җыйдылар. Аннары исә экспедициянең икенче өлешенә күчтеләр.
Алар Беллинсгаузен поляр станциясенә барып Кол Шәриф мәчетеннән алып килгән Коръәннең "Казан басмасы", Казан Изге Ана иконасын, Казан синагогасыннан Тәүратны тапшырдылар. Аннары беренче мәртәбә Антарктидада намаз укылды.




