21 декабрьдә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Питрәч районында булды һәм имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт Кучкаров белән очрашты. Имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәтне җирлектә алып барылган дини эшчәнлек белән таныштырды.
Шулай ук дин әһелләре Иске Шигали авылында төзелгән Наилә мәчетендә булдылар. Яңа мәчетне рәсми рәвештә ачу 26 декабрьдә көтелә. Чарада нәзарәт вәкилләре, мәртәбәле кунаклар, җирлектә яшәүчеләр катнашуы көтелә.




