25 декабрьдә “Ярдэм” хәйрия фонды 10 еллыгы уңаеннан “Ярдәм” мәчетендә журналистлар һәм татар җәмәгать эшлеклеләре белән очрашу үткәрде.
Мөфти урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов кунакларга 2014 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады. Ул фондны оештыру тарихы, беренче авырлыклар һәм уңышлар турында сөйләде. Сукырларның тормышын тагы да уңайлы итү өчен барлык шартлар да булуы турында әйтте.
Очрашуда бернигә дә карамастан үзләренең хыял-максатларын тормышка ашырган сукырлар тәҗрибәләре белән бүлеште.
Яңа проектлар арасында – авыру балаларга махсус бүлмә булдыру. Инвалидлар җәмгыяте белән дә тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. ZURKAZAN типографиясендә алар өчен эш урыннары булдырылган.
2015 ел да фонд өчен яңа вакыйга-проектларга бай булачак дип белдерде җитәкчелек. Мәсәлән, 2015 елның 4 гыйнварында Теләче районында инвалид балалар өчен приют ачу, “Сөләйман” мәчете каршында наркомания, алкоголизм кебек куркыныч чирләр белән иза чигүче кешеләргә бушлай тернәкләндерү курслары оештыру каралган.
Гомумән, очрашуда җанлы аралашуга һәм яңа теләк-тәкъдимнәргә дә урын булды.
.







