“Хузур” нәшрият йорты рус телендә “Ислам терминнары сүзлеге” – “Словарь исламских терминов” китабын әзерләп чыгарды. Китапның татарчасы да әзер һәм Яңа ел бәйрәменнән соң нәшер ителәчәк.
500 битлек китапта ислам терминнарының аңлатмасы, мәгънәсе бирелгән. Анда динебезне төрле яктан ачып, аңлатып бирүче меңләгән сүз җыелган.
Басма имамнар, мөәзиннәр, мөгаллимнәр һәм киң катлам укучыларга атап чыгарылды.




