Бүген Кайбыч районы мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы үтте. Анда узып баручы елга нәтиҗә ясадылар, 2015 елның гыйнварында Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. искә алу һәм халыкка таныту кичәләре турында сөйләштеләр.
Гыйнвар аенда Кайбыч районындагы мәчетләр каршында балалар өчен мөселман лагерьлары оештыру һәм мәүлид укулары оештыру турында киңәшләштеләр.
Чара ахырында имамнарга Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән “Хузур” нәшриятендә бастырылган китаплар бүләк ителде һәм “Шура” журналлары тапшырылды.







