5 гыйнварда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Балтач районына сәфәр кылды. Баш казый һәм районның имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән бергә Балтачтагы яңа мәчет төзелешен карады. Шулай ук районның җәмигъ мәчетен зурайту эшләре белән танышты. Мәчет комплексы балалар өчен ял үзәген, ислам музеен һәм мәдрәсәне берләштерәчәк.
Мөфти дини корылмалар төзелешендә булгач, бик күп дин әһелләре белән бергә Кариле авылындагы мәдрәсәгә 300 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнышты.
Әлеге татар авылы бик тә үзенчәлекле. Аңар 400дән артык ел. Бу авылдан чыккан кешеләр Казанның 7 мәчет төзелешенә өлеш керткәннәр. Танылган татар меценатлары Юнысовлар да шушы авылдан.
Кариле авылы заманында имамнар әзерли торган Кариле мәдрәсәсе белән мәшһүр була.
Татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани мәгьлүматлары буенча, унсигезенче йөзнең башларында ук Кариле авылында татар дөньясына билгеле булган шактый зур мәдрәсә эшләгән. Аның мөгаллиме Габдессәлам бине Хәсән әл-Кариле (Габдессәлам хәзрәт) була. Казан артының төрле авылларында имамлык иткән күп сандагы татар дин әһелләре шушы мәдрәсәдә Габдессәлам хәзрәттән дәрес алганнар. Мөхәммәтгали бине Зәйнелгабидин Карилендә укыган чорында үзенең атаклы «Мелла Җами» китабын яза.
Ризаэддин Фәхреддиннең “Асар” хезмәтендә Кариле мәдрәсәсенә һәм анда дини гыйлем биргән мөгаллимнәргә, укыган муллаларга кагылышлы күп сандагы мәгълүматлар тупланган.
Октябрь революциясеннән соңгы чорда Кариле мәдрәсәсе биналары әле озак еллар мәктәп итеп файдаланыла. Аннары алар башка авылга күчерелә.
Бүгенге көндә авылда яңа мәчет эшләп килә. Авылның яңа иман йорты 20 ел элек салынды.
Камил хәзрәт Кариле авылы халкын бәйрәмнәре белән котлады һәм 80 яшьлек имам-хатыйб Әгъзам хәзрәткә, динебезгә, халкыбызга хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, ТР МДНнең медален тапшырды.
Авыл бәйрәменә шулай ук мөфти урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка имамнар кайткан иде.




