Гыйнвар ае – чараларга бай ай. Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көне - мәүлид ае уңаеннан массакүләм чаралар бер-бер артлы уза тора. Шуларның чираттагысы – Ислам мәдәнияте музее, ТР МДН, “Инсан-медиа төркеме” нәшрият йорты оештырган “Беренче тәрбия дәресләре” дип аталган түгәрәк өстәл булды. Очрашу, көн бик салкын булуга карамастан, 8 гыйнварда Кол Шәриф мәчетенә мөселман кардәшләребезне җыйды.
Мөселман гаиләсендә бала тәрбиясе мәсьәләләрен яктыртуны максат иткән чарага шактый кунаклар чакырулы иде. Алар арасында Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү, иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге белгечләре, Рәсәй ислам институты мөгаллимнәре бар иде. Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, үз тормыш тәҗрибәсенә һәм белеменә таянып, киңәшләрен бирде, сорауларга җаваплар бирде.
Шулай итеп очрашуда яшь гаиләләр үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде, өлкән буын вәкилләре тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Чараны оештыручылар һәм кунаклар мондый очрашуларның әһәмияте, файдасы турында фикерләшеп, чараны дәвамлы итәргә һәм икенче очрашуны ир бала тәрбиясе мәсьәләренә багышларга дип килеште.




