Намаз укырга мобиль кушымта аша өйрәнергә була

14 гыйнвар 2015 ел 16:17
Намаз укырга мобиль кушымта аша өйрәнергә була

“Хузур” нәшрият йорты намаз укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус мобиль кушымта чыгарды.

Кушымта атаклы дин галиме, тел белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе Әхмәдһади Максудиның (1868-1941) “Гыйбадәте исламия” китабына нигезләнеп эшләнде. 

Әлеге хезмәттә исламның 5 баганасына аңлатма бирелә, мәгънәсе һәм үтәү үзенчәлегенә аңлатма бирелә. “Гыйбадәте исламия” (1892) китабы бөтен бер тарихи чорны алып тора: ул хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек булып та кертелә. Бездә исә – 1917 нче елгы революциягә кадәр – дәүләт мәктәпләрендә гомум кабул ителгән дәреслек булган. Әлеге китап, төп кулланма буларак, хәзер дә мөселман уку йортларында кулланыла. Дәреслектәге төп темалар – гакыйдә, тәһарәт, намаз, ураза, зәкят, хаҗ һәм көндәлек догалар.

 2013 елда “Хузур” нәшрият йорты бу китапны янәдән 20 000 тираж рус һәм татар телләрендә бастырды.

http://www.1mobile.com.ru/com-disoft-namas-1816268.html

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы