24 гыйнварда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Питрәч районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашу Татарстанның иң зур авылларының берсе Шәледә узды.
Мөхтәсиб район хәлләре һәм мәхәлләләр эшчәнлеге турында сөйләде. Мөфти Мансур хәзрәт белән районда исламны үстерү һәм 2015 елда мөхтәсибәттә уздырылачак чаралар турында фикер алышты. Эшлекле сәфәр барышында Камил хәзрәт шулай ук Гайнутдин мәдрәсәсендә һәм 1870 елда төзелгән авыл мәчетендә булды.








