Бау мөхтәсибәте имамнары җыелышы үткәрелде. Җыелышта район дин әһелләре узган елга йомгак ясадылар һәм 2015 елга ният-максатларын барладылар. Бау районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов дини эшчәнлек хакында сөйләде һәм имамнарга халыкка динебез кыйммәтләрен җиткерүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук ул авылларда дини чараларны ешрак уздырырга һәм халык белән күбрәк эшләргә чакырды.
Шулай ук дин әһелләре Буа мәдрәсәсенең 1886-1919 еллардагы җитәкчесе Нургали Хәсәновның каберенә бардылар, Коръән укып, догалар кылып кайтылар. Чарада мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов ,мәдрәсә ректоры Рәшит Маликов, мәдрәсә шәкертләре катнашты.





