Бүген, 5 февральдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов белән очрашты. Очрашу мөфтияттә булды.
Дин әһелләре мөфтиятләр арасында хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Камил хәзрәт дини эшчәнлек алып баруда үзара тәҗрибә уртаклашуның мөһимлеген ассызыклады.
Татарстан мөфтие Комидан килгән кунакка республика өммәте хакында, мөфтият планлаштырган эшләр хакында сөйләде. Бу елның нәзарәт тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак үтүе хакында әйтте һәм татар дин галимнәре китапларының үзенчәлекләре турында аңлатты.




