4 февраль көнне Казанның Апанай мәчетендә гарип балалар һәм аларның ата-аналары өчен Мәүлид мәҗлесе үткәрелде. Чараны ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды оештырды.
ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров кунакларга сабырлык, Аллаһ Раббыбызга таянып яшәү һәм һәр кешенең өлешенә туры килгән сынау мәсьәләләренә багышланган вәгазь сөйләде. Кичәдә шулай ук мөнәҗәтләр һәм нәшитләр әйтелде.
Мәҗлес бәйрәм өстәле белән тәмамланды.




