9 мартта Уруссу мәдрәсәсендә “Башлангыч дини белем бирү курсларында дини дәресләр укыту” темасына квалификация күтәрү курслары башланып китте. Чараны ТР МДН, КФУ һәм Ютазы районы мөхтәсибе, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрдәншин оештырдылар.
Марат хәзрәт Мәрдәншин әйтүенчә, әлеге курсларда алган белемнәр мөгаллимнәргә уку-укыту процессын заманчалаштырып оештырырга, башлангыч дини белем бирү өлкәсендә квалификацияләрен үстерергә ярдәм итәчәк.
“Курсларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен без лекцияләрдн тыш, семинарлар һәм группаларда кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышуга корылган түгәрәк өстәлләр дә керттек. Лекцияләрне “Фәнис” мәдрәсәсе һәм КФУ белгечләре укый”, - дип сөйләде Марат хәзрәт.
Курслар 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Һәр тыңлаучыга махсус сертификатлар тапшырылачак.




