Россия һәм Татарстаннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә күп сандагы котлаулар килә. Татарстан өммәте лидеры Камил хәзрәткә 30 яшь тулды. Мөфтине гомер бәйрәме белән Татарстан Президенты да котлады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөфтине туган көне белән котлавында түбәндәгеләр язылган:
“Хөрмәтле Камил хәзрәт! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм. Сез үзегезгә игелекле һәм җаваплы рухи өлкәдә хезмәт итү юлын сайлагансыз, һәм бүген Татарстанның мөселман өммәтен берләштерү, аны белем-мәгърифәтле итү, җәмгыятебездә югары әхлак кануннарын тагын да ныгыту өчен бәрәкәтле көч куясыз. Әлеге күпкырлы, гаять әһәмиятле эшчәнлегегездә, республика һәм халык мәнфәгатьләрендә күркәм башлангычларыгызда уңышлар, тугры фикердәшләрегез һәрчак яныгызда булуын телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов”.
Шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин, Премьер-министр И. Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Ә. Сәфәров, ТР Президенты Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Казан мэры И. Метшин һәм башка күп сандагы ведомстволар, оешмалар җитәкчеләре үзләренең тәбрикләүләрен һәм күркәм теләкләрен юлладылар.
Котлауларга республиканың күп сандагы мөселманнары да кушыла. Бүген, мөфтигә үзләренең тәбрикләү сүзләрен район имам-мөхтәсибләре, имамнар, нәзарәт вәкилләре дә җиткерде.




