14 июльдә Теләче бистәсенең "Маяк" кафесында район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы ярдәме белән 150 кешегә чираттагы ифтар мәҗлесе үткәрелде. Ифтар мәҗлесе районның мөселман яшьләре өчен оештырылды. Чарага кунак буларак җөмһүриятебезнең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәре Ирек хәзрәт Җиһаншин килде һәм вәгазьләр сөйләделәр.
Яшьләр мәҗлестән бик тә канәгать булып калды.




