Казан федераль университетында ректор Илшат Гафуровның Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы узды. Әлеге чарада шулай ук КФУ җитәкчелеге һәм институт директорлары катнашты. Очрашуның сәбәбе ректорны туган көне белән тәбрикләү иде. Бу уңайдан Камил хәзрәт Илшат Рәфкать улын Нәзарәтнең III дәрәҗәдәге “Мәрҗани” Ордены белән бүләкләде. Әлеге бүләк ректорга җитәкче буларак университетта ислам фәннәрен үстерүгә, Татарстан Республикасы мөселманнарының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән өчен тапшырылды. Илшат Рәфкать улы мөфти кулыннан кабул итеп алган орден һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы өчен рәхмәтләрен җиткерде, аңа фәнни эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде. Очрашу истәлеккә фотога төшү белән төгәлләнде.
Мөфти КФУ ректорын III дәрәҗәдәге “Мәрҗани” Ордены белән бүләкләде
01 август 2021 ел 12:13
Соңгы яңалыклар
"Мәрҗани" мәчетендә гает уздыру өчен ТР Милли музее Мөфтигә Мәрҗанинең хөтбә таягын китерде
27 май 2026 ел 06:59
Мөфти – гает вәгазендә: “Кешеләрне җаһиллектән Коръән арындырды, Кыямәттә дә аларны Коръән генә коткарыр”
27 май 2026 ел 04:45
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
27 май 2026 ел 02:34
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







