Бүген, шәгъбан аеның 30нчы көнендә (18нче февральдә), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев белән очрашты. Очрашуда алар бер-берсен якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбрикләде.
Әңгәмә барышында җитәкчеләр Нәзарәтнең Әтнә мөхтәсибәте һәм җирле хакимият арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк темалар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү турында фикер алышты. Район башлыгы Мөфтине район тормышы белән таныштырды, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән чараларга аерым игътибар юнәлтте.
Аерым алганда, очрашуда әлеге мәсьәләләр хакында фикер алышу узды: район мәктәпләрендә мәктәп программасына гарәп телен кертү перспективалары һәм гарәп теле укытучылары әзерләү, шулай ук җирле мөселманнар өчен төрле дини чаралар оештыру мәсьәләләре, рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм татар-мөселман традицияләрен ныгыту башлангычлары, вәгазь кичәләре үткәрү, балалар өчен ислам фәннәре буенча бәйгеләр һәм викториналар үткәрү һ.б. Моннан тыш, җитәкчеләр күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең исемен мәңгеләштерү һәм аның исемен йөрткән форум үткәрү буенча уртага салып сөйләште.








