Мөфти Арча халкы һәм район җитәкчелеге белән очрашу үткәрде

04 март 2026 ел 20:15
Мөфти Арча халкы һәм район җитәкчелеге белән очрашу үткәрде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика мөселманнары белән күчмә очрашуларны дәвам итә. Күркәм гадәт буенча әлеге очрашулар ифтарлар вакытында уза. Бүген, Рамазан аеның 14нче көнендә (4нче мартта), Камил хәзрәт Арча шәһәренә эш сәфәре кылды.

Ифтар алдыннан Мөфти Габдулла Тукай ис. Рухи-мәгърифәт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Аннары шул ук бинада Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән эшлекле очрашу үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге ифтар Алмаз Хисаметдинов исеменнән аның 2025нче елның сентябрендә сайланган яңа вазыйфасында беренче тапкыр оештырылды.

Җитәкчеләр мөхтәсибәтнең җирле хакимият белән багланышлары, мәхәлләләр эшчәнлеге, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү һ.б. мөһим темалар буенча фикер алышты. Камил хәзрәт имам-мөхтәсибкә һәм район башлыгына мөхтәсибәт бурычларын тормышка ашыруда актив ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Очрашу барышында Арчаның Үзәк мәчетендә быелның Рамазан аена капиталь ремонтның төгәлләнүенә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, җитәкчеләр билгеләп үткәнчә, быел апрель аенда Арча районында туып үскән татар халык шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 140 ел тула. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан Үзәк мәчетне яңарту район мөселманнары һәм шәһәргә килгән кунаклар өчен зур бүләк булды. Ел дәвамында Үзәк мәчетне карарга танылган язучылар, әдәбият белгечләре, мәдәният эшлеклеләре, фәнни җәмәгатьчелек һ.б. киләчәк. Мәчет янында Габдулла Тукай исемен йөрткән Рухи-мәгърифәт үзәге урнашкан, ул 2022нче елда ачылган.

Мөфти Камил хәзрәт Арча мөселманнары белән әңгәмәне ифтар мәҗлесе вакытында дәвам итте, мәҗлес исә Габдулла Тукай ис. Рухи-мәгърифәт үзәгендә узды. Әлеге чарада район башлыгы, предприятие һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм мәхәллә активистлары – барлыгы 115 кеше катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм соңгы елларда ирешкән уңышлары турында сөйләде. Ифтар вакытында Мөфти Камил хәзрәт Изге Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде, халыкның сорауларына җавап бирде, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булучылар һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, махсус хәрби операция башланганнан Арча мөхтәсибәте солдатларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша: халык маскировка челтәрләре үрә, озак саклана торган ризык әзерли. Әлеге эшне абыстайлар һәм мәчет мәхәлләләре алып бара. Моннан тыш, СВОда һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашулар һәм Коръән ашлары оештырыла – биредә мәрхүм солдатларның өй җәмәгате һәм якын туганнары катнаша.

Арча мөхтәсибәтендә 94 мәчет эшли: аларда 148 мөгаллим хезмәт куя. Каникул чорында балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары үткәрелә. Габдулла Тукай ис. Рухи-мәгърифәт үзәгендә көн саен 100 кешегә исәпләнгән авыз ачу мәҗлесе оештырыла. Авыл мәчетләрендә ифтарлар мөмкинлеккә карап үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы