Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика районнарында халык белән очрашуларны дәвам итә. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә халкы гына түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар, волонтерлар һ.б. җыела.
Бүген, Рамазан аеның 15нче көнендә (5нче мартта), Мөфти Камил хәзрәт Әлмәт мөхтәсибәтенә эш сәфәре кылды. Биредә Әлмәт Җәмигъ мәчетендә районкүләм ифтар узды, барлыгы 120гә якын кеше катнашты: мәдрәсә мөгаллимнәре, имамнар, аксакаллар, мәхәллә халкы, җитәкчеләр. Әлеге чараны Татарстанның көнчыгыш төбәге казые һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин оештырды. Ифтарда шәрәфле кунак буларак Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин һәм “Татнефть” компаниясе вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында Камил хәзрәт Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде һәм җыелган халыкны Казанда узачак 14нче Республикакүләм ифтарга чакырды.
Белешмә өчен. Бүгенге көндә Әлмәт мөхтәсибәтендә 40 мәчет эшли, шуның 21ендә көн саен ифтарлар үткәрелә. Мәчет каршындагы курсларда 60 укытучы белем бирә. Әлмәт мәдрәсәсенең ир-атлар һәм хатын-кызлар бүлекләрендә 140ка якын укучы белем ала.
Ел дәвамында мөхтәсибәт дини, фәнни һәм хәйрия чаралары оештыра. Болар – Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин мирасына багышланган конференцияләр һәм укулар, Коръән укучылар һәм азан бәйгеләре, квартал саен үткәрелә торган “Ислам. Беренче адымнар” курслары, «Рай под ногами матерей» фильмын бушлай күрсәтү, шулай ук «Татарча диктант»акциясендә катнашу.
Моннан тыш, район мәхәлләләрендә СВО солдатларына гуманитар ярдәм җыю оештырылган. Мәчетләрдә даими рәвештә һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашулар уза, аларга рухи ярдәм күрсәтелә.








