14 нче Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен түләүсез шәһәр яны поездлары йөриячәк

12 март 2026 ел 13:52
14 нче Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен түләүсез шәһәр яны поездлары йөриячәк

Иртәгә, 2026 елның 13 мартында “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 14 нче Республикакүләм ифтар узачак.

Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла.

Быел Республикакүләм ифтарга 10 мең кеше – Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләребез, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мохтаҗлар, мөхтәрәм кунаклар җыелачак.

14 нче Республикакүләм ифтарга баручыларга уңайлы булсын өчен, шәһәр яны поездларында түләүсез рейслар оештырылачак. Бу “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгенә баручы юлда транспорт хәрәкәтен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәр яны поездларында түләүсез йөрү өчен, электричкада XIV Республикакүләм ифтар билетын күрсәтү дә җитә.

Поездлар “Казан-Пасс.” һәм “Казан” Халыкара аэропорты” станцияләре арасында шушы расписание буенча йөриячәк:

• Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 15:10 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан” Халыкара аэропорты» станциясеннән 19:40 сәгатьтә кузгала.

• Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс.» станциясеннән 15:50 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан” Халыкара аэропорты» станциясеннән 20:30 сәгатьтә кузгала.

Әлеге түләүсез маршруттан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин.

Чараның программасы 15:00 сәгатьтә “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге фойесында күргәзмә-ярминкә белән башланып китәчәк.

Оештыручылар ифтарда катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итүне һәм тәртипләрне аңлап кабул итүне сорый:

 - ифтарга бары тик билетлар белән генә кереп булачак, шул исәптән, 6 яшьтән зуррак балалар да;

- “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге бинасына 17:30 сәгатькә кадәр генә кереп булачак. Бу вакыттан соң чара уза торган урынга керү юлы ябыла;

- билетларны ифтарга шиксез бару шарты белән генә алырга, ә бара алмаган очракта, аларны кире тапшырырга яки башка дин кардәшләргә бирергә кирәк. Бу әзерләнгән ризык (порцияләр) ураза тотучы барлык кунакларга да җитсен һәм, буш урыннар калган очракта, дини мәҗлес исрафка сәбәп булмасын өчен мөһим;

- бер билетлы кешегә бер генә өлеш ризык һәм бер шешә су каралган, 6 яше тулмаган балалар бары тик әти-әниләре белән генә авыз ача ала;

- чарада дресс-код гамәлдә булачак: ифтарга килгән хатын-кызларның һәм ир-атларның киемнәре ислам кануннарына туры килергә тиеш.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы