Татарстан хәләл буенча дәүләт аккредитациясе алды: Нәзарәт каршындагы Комитет илдә беренче булып яңа федераль ГОСТ буенча тикшерү үтте

16 март 2026 ел 06:24
Татарстан хәләл буенча дәүләт аккредитациясе алды: Нәзарәт каршындагы Комитет илдә беренче булып яңа федераль ГОСТ буенча тикшерү үтте

ТР Мөселманнары Диния Нәзарәтенең хәләл стандарты буенча Комитет Россиянең барлык сертификатлаштыру органнары арасында беренче булып Федераль аккредитация хезмәтендә (Росаккредитация) тикшерү узып, ГОСТ Р 70402-2024 стандартына тәңгәл килә, дип танылды.

ГОСТ Р 70402-2024 — ул хәләл сертификатлаштыру органнары өчен таләпләр куя торган Россиянең яңа милли стандарты. Стандарт быелның 3нче февраленнән гамәлдә. ГОСТ хәләл өлкәсендә халыкара стандартларны – Фарсы култыгы гарәп дәүләтләренең хезмәттәшлек шурасы (GSO) һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (OIC) Ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институтының (SMIIC) стандартлаштыру өлкәсендә халыкара стандартларын, шулай ук ISO/IEC 17065 халыкара стандартын исәпкә алып эшләнгән.

ТР Мөселманнары Диния нәзарәте Комитеты хәзерге вакытта Россиядә хәләл сертификацияләү буенча әлеге яңа милли ГОСТка туры килә торган бердәнбер оешма булып тора һәм ул үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен дәүләт аккредитациясе алды. Бу исә үз чиратында Россия кулланучыларына һәм чит ил базарларына Комитет сертификациясенә ия продукциянең ышанычлы булуын гарантияли. Шул рәвешле, Комитет дәүләт күзәтчелегендә һәм хәләл буенча халыкара кагыйдәләре белән килешеп эшли.

Аккредитация барышында Комитет сыйфат белән идарә итү системасы, хәләл аудит процедуралары, гаделлекне контрольдә тоту механизмнары булу-булмавына тикшерелде, персоналның компетентлыгы һәм барлык кирәкле документлар: сертификацияләү органы турындагы нигезләмә, хәләл сертификацияләү барышы, менеджмент системасы документлары өйрәнелде. Оешманың эчке структурасына Ислам мәсьәләләре буенча аудиторлар, техник белгечләр, хәләл сертификацияләү буенча техник экспертлар булу-булмавына анализ ясалды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты үз эшчәнлеген 1999нчы елдан алып бара һәм, Россиядә хәләл сертификацияләүдә контролерлар штаты киңәйтелгән җитди һәм көчле орган булып тора, Россия мөселман кулланучыларының ышанычына ия. Хәзерге вакытта Комитетның сертификациясе 22 илдә таныла, бу Россия товар җитештерүчеләренең тышкы базарларга чыгуын җиңеләйтә.

Комитетның казанышлары арасында – SMIIC стандартлары буенча халыкара аккредитациягә ия булу, Малайзиянең ислам үсеше департаментыннан (JAKIM) рәсми аккредитация, Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Халыкара аккредитация үзәге – EIAC (Emirates International Accreditation Centre) аккредитациясе.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы