Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 5,5 млн сум акча җыйды

14 апрель 2026 ел 15:00
Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләр өчен 5,5 млн сум акча җыйды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды икенче транш белән Дагыстандагы табигать бәла-казасыннан зыян күрүчеләр өчен 3 млн сум акча җибәрде. Моңа кадәр, бер атна элек, Дагыстан мөфтиятенең “Инсан” фонды карамагына 1,5 млн сум күчерелгән һәм шешәләргә тутырылган 4 тонна эчәргә яраклы су җибәрелгән иде. Акча җыю дәвам итә.

Ярдәм итүгә җавап итеп, Дагыстан Мөфтие Әхмәд әфәнде Абдуллаев Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән телефоннан сөйләшкәндә республикадагы барлык мөселманнарга рәхмәтен белдерде. Алар табигать бәла-казасы нәтиҗәләре һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышты. Дагыстанлыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды сайты аша акча күчереп ярдәм итәргә мөмкин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Дагыстанның Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле М.А.Мөслимов һәм Дагыстан мөфтиятенең “Инсан” фонды белән хезмәттәшлек итә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы