Кичә, шәүвәл аеның 24нче көнендә (12нче апрельдә), Аксубай районы Үзәк мәчетендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап балалар арасында Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе узды. Әлеге чараны Аксубай мөхтәсибәте Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары буенча муниципальара бүлеге башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Аксубай районы бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Сәхабетдинова белән берлектә оештырды.
Конкурс Габдулла Тукай юбилее кысаларында узды. Чарада 40ка якын бала катнашты.
Бәйге Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов тарафыннан Коръән укып, дога кылу белән башланып китте. Бәйгедә 40ка якын бала катнашты.
Бәйгенең кереш өлеше тәмам булганнан соң, балалар Габдулла Тукай иҗат иткән шигырьләрне укыды. Аксубай районы В.Г.Тимирясов исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Әлфирә үзе иҗат иткән шигырь укыды.
Һәрбер катнашкан балага мактау грамотасы, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучы балаларга пылау һәм тәм-томнар әзерләнгән табын оештырылды. Бәйгедә катнашкан балаларга, аларның әти-әниләренә мактау сүзләре ирештерелде.
Фотосурәтләр: Аксубай мөхтәсибәте.










