Бүген, шәүвәл аеның 25нче көнендә (13нче апрельдә), Мисырга эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөфти, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә Әл-Карафа Каһирә некрополендә күренекле татар дин галиме һәм фәлсәфәче Муса Бигиев каберен зиярәт кылды.
Татарстан Мөфтие Коръән укыды һәм күренекле татар-мөселман галиме рухына багышлап дога кылды, Аллаһы Раббыбыздан аның гөнаһлары гафу ителүен һәм ахыргы урынын җәннәт бакчалары белән зиннәтләвен сорады.
Шунысы игътибарга лаек, Муса Бигиев җирләнгән урын 2023нче елда Мөфти Камил хәзрәт үтенече буенча чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның Мисырдагы вәкиллеге һәм ул вакытта аның җитәкчесе булган, хәзер ТР Рәисе ярдәмчесе булып эшләүче Марат Гатин, һәм Мисырның туризм һәм борынгылык министрлыгы ярдәме белән табылды.
2023нче елның октябрендә Мисыр принцы Аббас Хилми бәй, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ул вакытта чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкның Мисырдагы вәкиллеген җитәкләгән Марат Гатин дин галиме каберенә истәлек билгесе куйды.
Муса Ярулла (Муса Җаруллаһ) Бигиев 1874нче елда туган, ул күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе. 1896нчы елдан ул Каһирәдәге Әл-Әзһар университетында, аннары Мәккә һәм Мәдинәдә белем ала. Муса Бигиев Һиндстанга килә, анда мөселман дин галимнәре белән аралаша, дини темаларга диспутта катнаша, 6 ай дәвамында Диюбент шәһәре ислам университетында, аннары Бомбейда укый. 1904нче елда ул Россиягә кайта. 1905нче елда журналистлык эшчәнлеген башлый, берничә хезмәтен бастыра. Бар гомерен М.Бигиев исламның фундаменталь кыйммәтләрен торгызуга багышлый һәм алар нигезендә көнкүрешне җайга салу принцибына иярә. 1949нчы елда Каһирәдә вафат була. Казанышларына хөрмәт йөзеннән Бигиев Хәдивие солтан төрбәсендә җирләнә.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.





