Бүген, шәүвәл аеның 28нче көнендә (16нчы апрельдә), ТР Республикасы Диния нәзарәтендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операциядә катнашучы, МТО ВДВның 91нче махсус бригадасы сугышчысы Гали Сибагатов белән очрашты. Очрашуда шулай ук казый һәм Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты.
Гали Сибагатов – махсус хәрби операциядә катнашучы гына түгел, узган елны СВО зонасында ачылган блиндаж мәчет өчен дә җаваплы кеше. Ул Камил хәзрәт янына үзенең хәрби часте командованиесе кушуы буенча – Татарстан Мөфтиенә махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм иткәне өчен бүләк тапшыру өчен килгән. Гали Сибагатов Камил хәзрәткә “Гуманитар конвойда катнашучы” медален һәм рәхмәт хатын тапшырды.
Үз чиратында Мөфти Камил хәзрәт тә очрашу кунагына рәхмәт хаты тапшырды.
Моннан тыш, Гали Госман улы ислам нигезләре буенча дини белем алу теләген белдерде һәм Мөфтидән киңәшләр алды. Камил хәзрәт Татарстанда белем алу мөмкинлекләре турында сөйләде, Татарстан Диния нәзарәтенең онлайн-мәдрәсәсе белән таныштырды, шулай ук республика мәдрәсәләрендә читтән торып уку буенча аңлатып узды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча Камил хәзрәт җаваплы затларга махсус хәрби операция сугышчылары өчен Татарстан мөфтиятеннән чираттагы гуманитар ярдәмне әзерләүне оештыруда булышлык күрсәтергә боерды.









