Бүген Мөфти Камил хәзрәт 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләренең һәм махсус бүлекчәләрнең тантаналы узуында катнашты.
Чара гадәттәгечә Казанның Меңьеллык мәйданында узды.
Трибуналарда сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрбиләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, иҗтимагый оешмалар, волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре урын алды.
Парадта шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча








