Бүген, зөлкагъдә аеның 27нче көнендә (14нче майда), “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” XVII Халыкара икътисадый форумы һәм “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026” статусы кысаларында Казанда, Казан православие руханилар семинариясе базасында, “Дин һәм мәдәният – цивилизацияләр диалогы” түгәрәк өстәле узды.
Түгәрәк өстәлне “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме һәм Татарстан митрополиясе оештырды.
Җыелышта “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме әгъзалары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, дини оешмалар, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге, шулай ук Россия һәм чит илләрнең эшлекле даирәләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе урынбасары протоиерей Игорь Выжанов, Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Рыбалко, Россия мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар чыгыш ясады. Шулай ук җыелган халыкка Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте.
Катнашучыларны сәламләп, Мөфти: “Рухи һәм мәдәни мирас динне, телләрне, гореф-гадәтләрне һәм халык авыз иҗатын гына колачлап калмыйча, һәр халыкның һәм дәүләтнең суверенитетын чагылдыра, гомумгражданлык үзенчәлеген ныгытуга ярдәм итә”, – дип ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә рухи мирас беренче чиратта православие һәм ислам традицияләре белән бәйле:
“Аллаһ сүзе – безнең дөньяда бердәнбер абсолют хакыйкать. Һәм монда, мөселманнар белән православие динен тотучылар арасындагы аермаларга караганда, уртаклыклар күбрәк. Барыбызны да әхлаклылык буенча бердәм күзаллаулар берләштерә. Проблема шунда ки, җәмгыять бу хакта җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар түгел, шуның аркасында мәгълүмати һөҗүмнәр өчен мишеньга әверелә. Җәмгыять провокацияләргә бирешмәсен өчен, аны белемле итәргә, гыйлем бирергә кирәк: Россия халыклары бер-берсенең рухи-әхлакый кыйммәтләрен, барыннан да элек үзләренең гореф-гадәтләрен яхшырак белгән саен, мөселманнарның һәм православие динендәгеләрнең әхлакый идеаллары күп яктан охшаш булуына, алар арасындагы аермаларның бик аз булуына инаначакбыз”.
Бүгенге түгәрәк өстәлнең төп максаты – илебездә яшәүче халыкларның рухи һәм мәдәни мирасын саклауда Россия дини оешмаларының ролен аңлау, шулай ук глобаль трансформацияләр шартларында цивилизацияләр диалогын үстерү мөмкинлекләре һәм күпкырлы дөнья формалаштыру хакында фикер алышу.
Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар мәдәниятара диалогка глобальләшү процессларының йогынтысы, динара хезмәттәшлекне ныгытуда белем бирү системасының роле, цифрлаштыру чорында дин һәм мәдәниятнең әһәмияте, шулай ук цивилизация-дәүләт буларак Россиянең тарихи тәҗрибәсе һәм халыкара динара хезмәттәшлек институтларының үсеш мөмкинлекләре кебек мәсьәләләрне карый.













