КазанФорум барышында Мөфти “ТБанк” АҖнең “Ислам исәп-хисап-касса хезмәте” продуктына Нәзарәтнең хуплау карарын тапшырды

14 май 2026 ел 17:23
КазанФорум барышында Мөфти “ТБанк” АҖнең “Ислам исәп-хисап-касса хезмәте” продуктына Нәзарәтнең хуплау карарын тапшырды

Бүген, зөлкагъдә аеның 27нче көнендә (14нче майда), “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында яңа финанс продуктларының шәригать таләпләренә туры килү турындагы сертификатлар тапшырылды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан сертификатны Т-Банкның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Әсхәт Гыйниятов “Ислам исәп-хисап-касса хезмәте” финанс продуктына алды.

Әлеге ислам продуктын тулы көченә эшләтү  максатыннан, продуктны гамәлгә кертүне тикшереп тору өчен, Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасыннан шәригать күзәтчесе беркетелде.

“ТБанк” акционерлык җәмгыятенең “Ислам исәп-хисап-касса хезмәте” – Россиянең теләсә кайсы ноктасыннан Т-Банк сайты яки мобиль кушымтасы аша тулысынча онлайн рәвештә файдалана алырлык, бизнес өчен ислам банкингы өлкәсендә беренче федераль цифрлы эшләнмә. Әлеге исәп-хисап-касса хезмәте хәләл-финанс принциплары нигезендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр һәм компанияләр өчен, шулай ук Ислам дөньясы илләреннән, шул исәптән Фарсы култыгы дәүләтләре һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне ныгытырга омтылучылар өчен эшләнгән.

Клиентларның акчалары банкның башка акчаларыннан аерым саклана һәм Ислам этикасы белән тыелган операцияләрдә катнашмый, шул исәптән процентлар кертү һәм алуда да. Клиентларга ислам финанславы принципларына тулысынча туры килә торган продуктлар һәм хезмәтләр генә күрсәтелә. Шул ук вакытта операцияләрнең аерым төрләре чикләнгән: мәсәлән, ислам бизнес-картасы ярдәмендә алкоголь продукциясен сатучы кибетләрдәге товарларга түләп булмый.

Продукттан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлектә булдырылган махсус дизайнлы бизнес-карта ясаткан очракта файдаланып була һәм ул бизнесның төрле категорияләренә җайлаштырылган уңайлы тарифларны күздә тота.

Мөфти Камил хәзрәт шулай ук “А7-Агент” ҖЧҖ вәкиленә сертификат тапшырды. Әлеге финанс оешмасы “Регулируемая Хавала” продуктына Татарстан мөфтиятеннән хуплау алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы