Татарстан Мөфтие «КазанФорум»ның пленар утырышын Коръән укып ачып җибәрде

15 май 2026 ел 17:39
Татарстан Мөфтие «КазанФорум»ның пленар утырышын Коръән укып ачып җибәрде

Бүген, зөлкагъдә аеның 28 нче көнендә (15 май),  «Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII Халыкара икътисади форумының "Картадагы нокталардан үсеш нокталарына таба: технологик һәм финанс башлангычларны берләштерү дип аталган пленар утырышы узды.

Җыелышны Аллаһ сүзләре белән Татарстан Республикасы Мөфтие, ислам фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Ул Коръәннән «Әр-Рәгъд» (“Күк күкрәү”) сүрәсе аятьләрен укыды.

Бу вакытта пленар утырышта катнашучыларга экранда Казан кулъязма мүсхәфеннән аятьләр күрсәттеләр. Бу – Россия өммәтенең соңгы уникаль дини казанышларының берсе һәм Казан дин галимнәренең «Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы истәлегенә иҗат ителгән сәнгать әсәре.

Пленар утырыш «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII халыкара икътисади форумы эшлекле программасында төп вакыйга булып тора, ул дөньякүләм икътисадны үзгәртеп кору шартларында Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы хезмәттәшлекнең стратегик юнәлешләрен билгели.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы