Бүген, зөлкагъдә аеның 28 нче көнендә (15 май), «Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII Халыкара икътисади форумының "Картадагы нокталардан үсеш нокталарына таба: технологик һәм финанс башлангычларны берләштерү дип аталган пленар утырышы узды.
Җыелышны Аллаһ сүзләре белән Татарстан Республикасы Мөфтие, ислам фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Ул Коръәннән «Әр-Рәгъд» (“Күк күкрәү”) сүрәсе аятьләрен укыды.
Бу вакытта пленар утырышта катнашучыларга экранда Казан кулъязма мүсхәфеннән аятьләр күрсәттеләр. Бу – Россия өммәтенең соңгы уникаль дини казанышларының берсе һәм Казан дин галимнәренең «Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы истәлегенә иҗат ителгән сәнгать әсәре.
Пленар утырыш «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII халыкара икътисади форумы эшлекле программасында төп вакыйга булып тора, ул дөньякүләм икътисадны үзгәртеп кору шартларында Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы хезмәттәшлекнең стратегик юнәлешләрен билгели.












