Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә (26 май), Татарстан мөфтиятенең “Зәкәт” хәйрия фонды якынлашып килүче Корбан гаете хөрмәтенә 30 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек ярдәме күрсәтте. Алар арасында авырулар, пенсионерлар, Казанның һәм республиканың якын-тирә районнарында яшәүче күпбалалы гаиләләр дә бар иде. Хәйрия акциясе вакытында аларга азык-төлек җыелмалары тараттылар. Анда тушенка, бал, дөге, токмач, балык консервлары, шоколад, карабодай, хөрмә, чәй, тәм-томнар, консервланган персиклар, борчак, көнбагыш май, кофе, он, шикәр, печенье керде.
Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!














