Нәзарәт казые Марат Мәрданшин МХОның алгы сызыгындагы сугышчыларга гуманитар йөк илтте

23 июнь 2026 ел 12:11
Нәзарәт казые Марат Мәрданшин МХОның алгы сызыгындагы сугышчыларга гуманитар йөк илтте

Татарстан Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин бу көннәрдә МХОның алгы сызыгындагы солдатлар янына барып кайтты. Татарстан мөфтияте мөхтәсибәтләре көче белән җыелган чираттагы гуманитар йөкне «Алга» һәм «Батыр» батальоннарына, ике хәрби частька, шулай ук фронт янындагы госпитальләргә илттеләр.

Төп йөк “Алга” батальоны госпитале өчен билгеләнгән иде – аларга медикаментлар, генератор, ультрашәмәхә зарарсызландыру җиһазлары һәм төзелеш материаллары тапшырылды. “Алга” батальоны штурмчыларына –  мотоцикл, "Батыр" батальонына, хәрби частьләргә, фронт янындагы икенче госпитальгә 100 повербанк, маскировка челтәрләре һәм балык тоту ятьмәләре, монотәгәрмәчләр, яралыларны эвакуацияләү өчен носилкалар, инструментлар, төзелеш материаллары, автомашиналарга запас частьләр һәм башка төрле гуманитар ярдәм илттеләр. Марат хәзрәт Мәрданшин шулай ук “Алга” батальоны госпитале командирына Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Тататарстан Диния нәзарәте рәхмәт хатын тапшырды.

Гуманитар йөк Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Саба, Кукмара, Буа һәм Югары Ослан мөхтәсибәтләре көче белән җыелды.

Марат хәзрәт Мәрданшин сәфәр барышында Луганск шәһәрендә узган “Ил көче халыклар бердәмлегендә” яшьләр форумында катнашты. Монда ук Нәзарәтнең “Батыр” батальонындагы полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйрулаев та чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы