Бүген нәзарәтнең хәйрия бүлеге яшьләр бүлеге белән берлектә Республика балалар клиник хастаханәсендә булдылар. Мәгълүм булганча, рамазан ае дәвамында "Зәкят" хәйрия фонды белән берлектә "Сабыйга" акциясе уздырыла.
Әлеге акция 25 июльгә кадәр дәвам итә. Бүгенге көнгә кадәр җыелган хәйрия акчасына балалар өчен кирәк-яраклар алынды һәм алар хастаханәнең анестезиология һәм реанимация бүлегенә тапшырылды. Биредә махсус аппаратларга тоташтырылган авыр хәлдәге балалар ята.
Моннан тыш нәзарәт вәкилләре авыру бала үстерә торган гаиләгә булышырга карар кылды. Азалиянең әнисе икенче мәртәбә үткәрелгән Республика ифтарында волонтер булып эшләде. Шул вакытта ул ярдәм сорап хәйрия бүлегенә мөрәҗәгать итте. Баланың авыртуларын җиңеләйтү өчен махсус аппарат кирәк. Хастаханәдән андый аппаратлар өйдә кулланырга бирелми.
"Вконтакте" социаль челтәрендә «Спасем Всем Миром Азалию» дип аталган төркем булдырылды.
Балага ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
Банк получателя:
Сбербанк
Отделение "Банк Татарстан" 8610 г. Казань
БИК 049205603
ИНН 7707083893
КПП 165902001
К / счет 30101810600000000603
Счет № получателя (Укажем чуть позже)
Получатель Галимов Артур Талипович (счет оформлен на папу)
Номер карты СБ 63900262 9015509101





