18 декабрьдә Лаеш мөхтәсибәте район мәдәният йортында хәйрия концертын уздырды. 300дән артык кеше җыелган хәйрия кичәсе өч сәгать дәвам итте. Аның кысаларында Лаеш җәмигъ мәчетенең уку бүлмәсен зурайту өчен акча җыелды. Чарада Лаеш хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты һәм мәчеттә ремонт эшләрен алып баруга үз өлешен кертте.
Хәйрия концерты Коръән аятьләрен уку, хәдисләр сөйләү белән үрелеп барды. Район мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт җыелган халыкка вәгазь сөйләде. Хәйрия эшендә катнашучыларга рәхмәтләрен, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын дигән теләкләрен җиткерде.




